Бугульминская газета
  • Рус Тат
  • «Татарча диктант» белем бирү акциясенә йомгак ясады Бөгелмә мөхтәсибәте

    Имам-мөхтәсиб Рамил хәзрәт Хөснетдинов җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

    Бөгелмә мөхтәсибәтендә «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясенә йомгак ясалды. Бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы шәһәрнең үзәк мәчетендә узды. Имам-мөхтәсиб Рамил хәзрәт Хөснетдинов җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

    Билгеле булганча, быел акциядә катнашучылар танылган татар язучысы, фольклорчы Гомәр Бәшировның «Чишмә моңы ничек җыр булды?» ("Чишмә җыр кебек") әсәре буенча диктант яздылар. 

    Акция тәмамлангач, призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

    1 урын - Кадрия Җиһангәрәева;

    2 урын  - Камил Вәлиев;

    3 урын  - Рәмзия Аюпова.

    Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте «Татарча диктант» белем бирү акциясендә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: