Татар шигырьләре бәйгесе
39 нчы номерлы "Соловушка" балалар бакчасында (җитәкчесе - Л. Продубнова) "Әй балачак, гүзәл чак" дигән исем белән татар шигырьләрен сөйләү бәйгесе үтте. Бер ай элек әти-әниләргә балалар бакчасында үтәчәк әлеге чара турында әйтелде. Аларга шигырь сайларга, ятларга, мөмкинлек булса, әлеге иҗат әсәренә презентация яки музыкаль бизәлеш уйларга кушылды. Бәйрәм үтәсе...
39 нчы номерлы "Соловушка" балалар бакчасында (җитәкчесе - Л. Продубнова) "Әй балачак, гүзәл чак" дигән исем белән татар шигырьләрен сөйләү бәйгесе үтте.
Бер ай элек әти-әниләргә балалар бакчасында үтәчәк әлеге чара турында әйтелде. Аларга шигырь сайларга, ятларга, мөмкинлек булса, әлеге иҗат әсәренә презентация яки музыкаль бизәлеш уйларга кушылды.
Бәйрәм үтәсе көнне балалар бакчасы шау-гөр килеп торды, барлык конкурсантлар да бик дулкынландылар, ләкин, барысы да лаеклы чыгыш ясады. Кемдер жюри әгъзаларын үзенең артислыгы белән, кемдер сәнгатьлелеге белән, кемдер үҗәтлеге белән гаҗәпләндерде.
Чара бик матур һәм күңелле үтте: барлык яшь артистларга да грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
Л. БАГДАСАРЯН, татар теленә өйрәтү буенча тәрбияче.
Т. КАДЫЙРОВА, музыка җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа