Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сөйли торган рәсемнәр

Шигырь – ул рифмланган юллар гына түгел, ә тавыш гармониясен, шигъри образын һәм рухи вибрацияләрне булдыру процессы да.

Һәр шагыйрь бу өлкәдә үз моңын, тормышка һәм табигатькә мөнәсәбәтен тулысынча ачырга тырыша. Бигрәк тә балалар өчен язган әдипләр.

Безгә аларны яшь буынга җиткерергә кирәк. Бүгенге көндә туган телебезне, мәдәниятне  саклау һәм үстерү, балаларда  әдәбияткә, сәнгатькә кызыксыну уяту, яшь язучыларны, шагыйрьләрне таныту һәм матурлыкны тоя белергә өйрәтү балалар бакчалары алдына куелган зур максат булып тора.

Шуңа күрә безнең 18нче “Кыңгырау” балалар бакчасында сөйли торган рәсемнәр барлыкка килде. Рәсемнәрдәге шигырьләрне укып кына түгел, тыңлап та карарга мөмкин.

Аларны тыңларга QR-код һәм телефоннар ярдәм итә. Рәсемнәрдәге шигырьләрне бакчаның тәрбиячеләре укуы  балаларыбызны бигрәк тә шатландырды.       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса