Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

"Сугышта хатын-кыз йөзе түгел": тыл хезмәтчәне Макеева Фаина Семеновна

Фаина Семеновна Макеева 1931 елның 23 апрелендә Татарстан АССРның Бөгелмә районы Кече Бөгелмә авылында туа.

Гаиләдә алар дүрт бала була. Әти-әнисе колхозда эшли. Бөек Ватан сугышы башланганда Фаинага 10 яшь тула. Әтисе шунда ук фронтка китә, ә аннары хәбәрсез югалуы турында хәбәр килә.

Фаиның хәтерендә сугыш елларында бик күп эшләргә туры килгәне генә калган.

Олылар белән беррәттән, ун яшьтән Фаина Семеновна кыр утый, печән чаба. Ул «Новый путь» колхозына, аннары «Урал» колхозына эшкә урнаша. Фермада сыер савучы, бозау караучы булып та эшли. Соңрак, Фаина Семеновнага хезмәткә намуслы каравы өчен бригадир вазифасын ышанып тапшыралар.

Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң, Фаина Макееваның гаиләсе кими, ул әнисе һәм абыйсыннан гына тора. Фая үзе колхозда эшен дәвам итә.  1956 елда кияүгә чыга һәм дүрт бала - ике ул һәм ике кыз табып үстерә. 1986 елда яше буенча пенсиягә чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса