Бөгелмә шәһәре территориаль сайлау комиссиясе 2014 елның 3 августында бер мандатлы 13 нче "Сәнәгать" сайлау округы территориясендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегенең икенче чакырылыш шәһәр Советына депутат сайлау буенча өстәмә сайлау узды.
Сайлауда исемлеккә кертелгән сайлаучыларның 31,4 проценты катнашты (1 078 кеше).
Тавышларны санау нәтиҗәләреннән күренгәнчә,...
Бөгелмә шәһәре территориаль сайлау комиссиясе 2014 елның 3 августында бер мандатлы 13 нче "Сәнәгать" сайлау округы территориясендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегенең икенче чакырылыш шәһәр Советына депутат сайлау буенча өстәмә сайлау узды.
Сайлауда исемлеккә кертелгән сайлаучыларның 31,4 проценты катнашты (1 078 кеше).
Тавышларны санау нәтиҗәләреннән күренгәнчә, теркәлгән һәм сайлау бюллетененә кертелгән кандидатлардан Закиров Линар Рөстәм улы - 78,57; Кәримов Арсен Илсур улы - 1,67; Князев Михаил Васильевич - 14,56; Шәрипов Нил Салих улы 0,93 процент тавыш җыйган.
Нәтиҗәдә, бер мандатлы 13 нче "Сәнәгать" сайлау округы буенча өс-тәмә сайлауда Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы
"Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегенең икенче чакырылыш шә-һәр Советына депутат итеп "Единая Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе-
нең Татарстан региональ бүлеге сайлау берләшмәсе тарафыннан тәкъдим ителгән Закиров Линар Рөстәм улы сайланды.
В. НАУМОВ,
Бөгелмә шәһәре территориаль сайлау комиссиясе рәисе.
А. САЛИХОВА,
Бөгелмә шәһәре территориаль сайлау комиссиясе секретаре.