Сорау – җавап
Сорау. Махсус проект буенча җиһазлар гарнитурына заказ биргән идем. Аны килешүдә каралган вакытта өлгертмәделәр, 1 ай соңрак тәкъдим иттеләр. Мин хәзер килешүне кире кагарга телим. Фирма миңа килешү буенча түләгән акчамны тулысынча кайтарып бирерме? Җавап. Эш башкаручы килешүдә каралган таләпләрне бозган икән (шул исәпкә эшне башкару вакыты да керә), "Кулланучылар...
Сорау. Махсус проект буенча җиһазлар гарнитурына заказ биргән идем. Аны килешүдә каралган вакытта өлгертмәделәр, 1 ай соңрак тәкъдим иттеләр. Мин хәзер килешүне кире кагарга телим. Фирма миңа килешү буенча түләгән акчамны тулысынча кайтарып бирерме?
Җавап. Эш башкаручы килешүдә каралган таләпләрне бозган икән (шул исәпкә эшне башкару вакыты да керә), "Кулланучылар хокукларын саклау турында"гы Законның 28 нче маддәсе нигезендә сез хокуклы:
- яңа срок билгеләргә;
- эшне башка кешегә тапшырырга, яисә үзегез эшләп бетерергә һәм зыянны түләтергә;
- эшләнгән эш өчен хакны киметүне таләп итәргә;
- эш башкару турындагы килешүдән баш тартырга.
Килешүне кире кагасыз икән, эш башкаручы сездән эшнең моңа кадәр башкарган кадәресе өчен хак түләтергә тиеш түгел. Ә менә сезнең акчаны ул тулысынча кайтарып бирергә тиеш.
Кулланучылар хокукларына бәйле сорауларыгыз туа икән, "ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе"нең Әлмәт территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз. Бөгелмәдә ул Я. Гашек урамы, 3 нче йортта урнашкан. Телефон: 5-19-72. E-mail: bugulma@tatzpp.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа