Штрафны берьюлы түли алмасаң...
Җинаятьләрне карау-башкарма законнар нигезендә, штрафка хөкем ителгән кеше аны хөкем карары законлы көченә кергәннән алып, 60 көн эчендә түләргә тиеш. Әгәр кешенең тиешле штрафны берьюлы түләрлек акчасы юк икән, аның соравы буенча, суд штраф түләтү срогын биш елга кадәр озайтырга мөмкин. Бу очракта суд хөкем ителүченең ни өчен штрафны берьюлы...
Җинаятьләрне карау-башкарма законнар нигезендә, штрафка хөкем ителгән кеше аны хөкем карары законлы көченә кергәннән алып, 60 көн эчендә түләргә тиеш.
Әгәр кешенең тиешле штрафны берьюлы түләрлек акчасы юк икән, аның соравы буенча, суд штраф түләтү срогын биш елга кадәр озайтырга мөмкин. Бу очракта суд хөкем ителүченең ни өчен штрафны берьюлы түли алмаганлык сәбәпләре турында аңлатмасын исәпкә ала. Шулай ук суд приставы, прокурор да материал белән таныша. Штраф түләтү срогын озайту турындагы карарда аның нинди вакытка озайтыласы һәм бурычлының ай саен нинди сумма түләргә тиешлеге күрсәтелә.
Ләйсән САБИРОВА,
Бөгелмә шәһәр прокуроры өлкән ярдәмчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа