Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Әсбаплар парады”

“Музей һәм балалар” атналыгы кысаларында Карабаш авыл китапханәсенең 12нче филиалы  китап сөюче кунаклары өчен мини-узейның 50дән артык экспонатын күрсәтте.

“Онытылган борынгылык” күргәзмәсен оештыручылар монда урнашкан иске үлчәү, гер, коеп ясаган кадак, кыйсаугач, күмер кыскычы тарихлары белән таныштырды.

СССР заманында кулланышта йөргән әйберләр: открыткалар җыелмасы, 1966 елгы афиша, магнитофон боббиннар һәм кассеталар, котлау открыткалары, язу машинасы, чынаяк аслары һәм башка кыйммәтле әс-баплар кунакларны башка чорга озаттылар.

Татар милли гореф-гадәтлә-рендә бизәлгән чәй өстәлендәге көмеш чәй сервизы белән башак формасында эшләнгән самовар аерым  игътибарны җәлеп иттеләр. Борынгы дога китабы, дисбе, төрле техникада башкарылган җәймәләр, эскәтерләр, тастымаллар – бар да күз явын алырлык матур, күркәм иде.

Узган гасыр предметларын саклау, алар турында сөйләү безне тарихка якынайта, республикада яшәүче милләтләрнең гореф-гадәтләрен саклап калырга ярдәм итә.

”Үткәнен белмәгәннең – килә-чәге юк”, – ди халык. Нәселләр корыган, нигезләр бушаган хәзерге заманда мондый күргәзмәләр аша үз тарихыңны өйрәнү кешелек өчен якты киләчәккә уятырлык ныклы бер рухи терәк булыр дип ышанасы килә.

 

Әнисә САМУЧЕНКОВА, Карабаш авыл китапханәсенең 12нче филиалы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса