Сарайлар яна...
13 май көнне көндезге сәгать 2дә 64 нче янгын сүндерү частена "Глонасс-112" системасы аша Бөгелмәнең З. Космодемьянская урамындагы 15 нче йорт ка караган сарай януы турында хәбәр алынды. Янгын сүндерүчеләр 8 минут дигәндә вакыйга урынына барып җитәләр, бу вакытта янгын шактый көчәеп, өстәмә ярдәм кирәк булачагы ачыклана, чөнки яна торган...
13 май көнне көндезге сәгать 2дә 64 нче янгын сүндерү частена "Глонасс-112" системасы аша Бөгелмәнең З. Космодемьянская урамындагы 15 нче йорт ка караган сарай януы турында хәбәр алынды. Янгын сүндерүчеләр 8 минут дигәндә вакыйга урынына барып җитәләр, бу вакытта янгын шактый көчәеп, өстәмә ярдәм кирәк булачагы ачыклана, чөнки яна торган сарай торак йорттан һәм башка корылмалардан нибары 5 метр гына читтә урнашкан була.
Эчке служба подполковнигы Ю. Костин, эчке служба майоры М.Пестерев җитәкчелегендә 14 сәгать 20 минутта ут сүндерелә, тагын 10 минуттан аның нәтиҗәләре бетерелә. Янгын күзәтчелеге бүлеге тикшерүчесе Сергей Шаламов нәтиҗәләреннән күренгәнчә, янгын 48 квадрат метр мәйданлы сарайны юк итә, килгән зыян күләме әлегә билгеле түгел, ә менә коткарып калынган матди кыйммәтләр - 400 мең сум дип бәяләнә. Ут чыгуның сәбәбе - кемнеңдер (ачыкланмаган) ут белән саксыз эш итүе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа