Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре

Республикада апрель-май айларында 1 817 законсыз чүплек ачыкланып, шуның 1 689ы җыештырылган. "Татарстан Республикасының экологик картасы"нда күрсәтелгәнчә, чүплекләрнең күпчелеген мәйданы зур булмаган калдыклар тәшкил иткән. Тиешле булмаган урыннарда чүп-чар калдыкларын ташлауга юл куйган юридик һәм физик затларга карата икеайлык барышында 30 миллион сумнан артык штраф салынган. Көнкүреш калдыклары полигоннарына барысы...

Республикада апрель-май айларында 1 817 законсыз чүплек ачыкланып, шуның 1 689ы җыештырылган. "Татарстан Республикасының экологик картасы"нда күрсәтелгәнчә, чүплекләрнең күпчелеген мәйданы зур булмаган калдыклар тәшкил иткән.

Тиешле булмаган урыннарда чүп-чар калдыкларын ташлауга юл куйган юридик һәм физик затларга карата икеайлык барышында 30 миллион сумнан артык штраф салынган. Көнкүреш калдыклары полигоннарына барысы 450 мең куб метрга якын чүп чыгарылган. Тирә-якны яшелләндерү максатында, 600 меңгә якын агач һәм куак утыртылган. Күмәк мәгълүмат чараларында әлеге эшләр актив яктыртылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса