Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Сакланган – откан

Бәланең кайда көткәнен - янгынның кайчан, ничек килеп чыгасын берәү дә алдан белеп тормый. Шулай да, янгын чыга калган очракта, аны бик тиз генә сизеп алырга һәм таралуына чик куярга мөмкинлек бар. Янгын сигнализациясе урнаштыру заман таләбенә әверелде инде. Тормыш күрсәтүенчә, хәзерге чорда объектлар бар очракта да янгын куркынычсызлыгы таләпләренә...

 

Бәланең кайда көткәнен - янгынның кайчан, ничек килеп чыгасын берәү дә алдан белеп тормый. Шулай да, янгын чыга калган очракта, аны бик тиз генә сизеп алырга һәм таралуына чик куярга мөмкинлек бар. Янгын сигнализациясе урнаштыру заман таләбенә әверелде инде.

Тормыш күрсәтүенчә, хәзерге чорда объектлар бар очракта да янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килеп бетми: электр үткәргечләр иске, стеналарның күбесе янмый торган материал белән эшкәртелмәгән, тышланмаган... Үз-үзен һәм кул астында эшләүче хезмәткәрләрен хөрмәт итүче җитәкчеләр эш урыннарының иминлеге турында кайгыртырга тиеш. Күпчелек оешмалар өчен янгын сигнализациясе куйдыру закон нигезендә мәҗбүри санала, янгын куркынычсызлыгы хезмәте тарафыннан контрольдә тотыла.

Янгын чыгу турында хәбәр бирү җайланмасының эше "янгынны сүндергәнгә караганда, булдырмый калу җиңелрәк" дигән принципка нигезләнә. Быел февраль аенда Иске Сумароково авылында һәм Бөгелмәнең Тын урамындагы сәүдә нокталарын мәкерле ният белән ут төртеп яндырырга маташулары моның ачык мисалы булып тора. Вакытында хәбәр биргән сигнализация җайланмасы булганга күрә, утны тиз арада сүндерү мөмкин булды. Җайланма янгын чыгу турында хәбәр бирүе белән кешеләрне эвакуацияләргә мөмкинлек биреп кенә калмый, ә янгын сүндерү бүлекчәләрен дә чакырта.

Нинди генә катлаулылыктагы җайланма булмасын, аның төп миссиясе - вакытында куркыныч чыганагын ачыклау, бу хакта хәбәр бирү һәм кешеләр бүлмәдән чыгып беткәнче сигнал биреп тору. Бу җайланмага куела торган төп таләп тә шул - аның ышанычлы эшләве.

"Безнең киңәш шул, - ди Бөгелмә районы янгын күзәтчелеге хезмәте начальнигы урынбасары Юрий Хребет, - янгын сигнализациясе һәм янгын сүндерү җайланмаларының автомат системасын урнаштырыгыз. Өегез, кибетегез, квартирыгыз, предприятиегезне ышанычлы саклау җайланмасын белеп тору сезгә тынычлап эшләргә, яшәргә һәм, ний\һаятьЮ йокларга ирек җирәчәк".

Әлфинур Шәвәлиева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса