Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Сак булыгыз: Татарстанда буран һәм көчле җил

Бүген Татарстан Республикасында көчле буран кузгалды. Шул сәбәпле күз күреме 1000 метрдан да кимрәк булачак, дип кисәтә Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Синоптиклар билгеләгәнчә, кыска вакытлы буран шимбә кичке сәгать 6га кадәр булырга мөмкин. Шул ук вакытта юеш кар һәм көньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 15-18 метрга җиткән кискен...

Бүген Татарстан Республикасында көчле буран кузгалды. Шул сәбәпле күз күреме 1000 метрдан да кимрәк булачак, дип кисәтә Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Синоптиклар билгеләгәнчә, кыска вакытлы буран шимбә кичке сәгать 6га кадәр булырга мөмкин. Шул ук вакытта юеш кар һәм көньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 15-18 метрга җиткән кискен җил көтелә.

25 март төнендә һава температурасы 0 градустан -2 градуска кадәр, көндез +3тән +5 градуска кадәр булыр дип фаразлана.

Якшәмбе, 26 мартта, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итә. Кар һәм җепшек кар рәвешендәге явым-төшем, ә көндезен урыны белән яңгыр булырга мөмкин. Төнлә температура -2 дән -7 градуска кадәр булса, көндез -2 дән +3 кә кадәр күтәрелә.

Шундый ук һава торышы дүшәмбе, 27 мартта да, көтелә. Явым-төшем ихтималы саклана, шулай ук кискен, тизлеге секундына 18 метрга җиткән җил дә фаразлана.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса