Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Сак булыгыз! Талпаннар ауга чыга

Май, июнь, ә соңрак август, сентябрь айлары талпаннарның иң активлашкан чорлары булып санала. Әмма, яз җылы килү сәбәпле, быел инде апрель аенда ук талпаннарның җанлануы күзәтелә. Чөнки 20 градус җылылык, 90-95 процент дымлылык алар яшәеше өчен иң кулай шартлар булып тора. ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе укыту-методик...

 

Май, июнь, ә соңрак август, сентябрь айлары талпаннарның иң активлашкан чорлары булып санала. Әмма, яз җылы килү сәбәпле, быел инде апрель аенда ук талпаннарның җанлануы күзәтелә. Чөнки 20 градус җылылык, 90-95 процент дымлылык алар яшәеше өчен иң кулай шартлар булып тора.

ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе укыту-методик үзәге Бөгелмә филиалы белгечләре хәбәр итүенчә, куе үләнле урыннарда, яфраклы һәм катнаш урманнарда күпләп яши. Дымлы, сулы урыннарны ярата, иртәнге якта, кояш ныклап кыздыра башлаганчы, бигрәк тә актив була. Күләгәле урыннарны, 25-50 сантиметр биеклектә уза торган юл буйларын да үз итәләр.

Талпаннардан саклану өчен, алар кадалу ихтималы булган урыннарды баш киемсез йөрмәгез, урманга, басуга чыкканда җиңнәре тыгыз томалана торган озын күлмәк киегез, чалбар балакларын талпан эчкә үтеп кермәслек итеп, оекбаш, итек эченә тыгып куегыз. Киемегезгә талпаннарны үтерә торган акарицид препаратлар сиптерегез.

Урман-басулардан йөреп кайткач, өс киемегезне дә, чишенеп эчке киемнәрегезне дә яхшылап селкегез, тәнегезне җентекләп тикшерегез, чәчләрегезне вак тешле тарак белән тарагыз.

Вакытында саклану чаралары күрсәгез, табигатькә сәяхәтегез, сагынып алган бакча сезонында эшләвегез бары тик шатлык кына китерер.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса