Саф табыш һәм һава, су, туфрак...
2016 елның 25 маенда башкалабыз Казанда, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә, "Татнефть" гаммәви ачык акционерлык җәмгыятенең Директорлар советы утырышы булып үтте. Утырышта Компаниянең агымдагы елның дүрт аенда бюджет үтәлеше йомгаклары һәм июнь аена бюджеты каралды, шулай ук беренче кварталдагы эшчәнлек йомгаклары тикшерелде. Быел беренче өч айда "Татнефть" ятмаларында 6...
2016 елның 25 маенда башкалабыз Казанда, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә, "Татнефть" гаммәви ачык акционерлык җәмгыятенең Директорлар советы утырышы булып үтте.
Утырышта Компаниянең агымдагы елның дүрт аенда бюджет үтәлеше йомгаклары һәм июнь аена бюджеты каралды, шулай ук беренче кварталдагы эшчәнлек йомгаклары тикшерелде.
Быел беренче өч айда "Татнефть" ятмаларында 6 миллион 846 мең тонна нефть чыгарылган, бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 5,4 процентка күбрәк. Әшәлче ятмасында табылган югары үзлелектәге нефть 119 мең тонна тәшкил итә. Җылыту ысуллары куллана башлаганнан алып, 2016 елның 1 апреленә кадәр 1 058 мең тонна шундый сыйфатлы нефть чыгарылган. Финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләренә караганда, отчёт чорында 20 миллиард сум күләмендә саф табыш алынган.
Утырышта катнашучылар битумлы нефть ятмаларын үзләштерү процессында әйләнә-тирә мохитне саклау юнәлешендәге күзәтүләрнең нәтиҗәләрен дә тикшерделәр. "Татнефть" акционерлык җәмгыяте табигатькә зыян китерү куркынычы булган барлык юлларны да күздә тотып һәм аның нинди нәтиҗәләргә китерүе мөмкин икәнлекне тулысынча аңлаган хәлдә, бөтен җаваплылыкны тирәнтен тоеп эш итә. Һаваның, суның, туфракның экологик торышын даими контрольдә тота, җир иярченнәре аша комплекслы геодинамик күзәтүләр алып бара, нивелир һәм сейсмологик үлчәүләр ясап тора.
Утырышта шулай ук узган елгы эш йомгаклары турында хисап, еллык бухгалтерия отчёты тыңланды, финанс елы нәтиҗәләреннән чыгып, табыш
һәм зыянны бүлүгә, Компаниянең 2015 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгакларын ревизия комиссиясе һәм "ПрайсвотерхаусКуперс Аудит" ябык акционерлык җәмгыяте аудиторлык компаниясе тарафыннан үткәрелгән тикшерү йомгакларына, "Татнефть" җәмгыяте акционерларының еллык
гомуми җыелышын уздыруга кагылышлы мәсьәләләр дә тикшерелде.
Директорлар советы утырышында шулай ук Компания эшчәнлегенең башка юнәлештәге сораулары да каралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа