Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Бөгелмәгә яңа кар чистарту техникасы бүләк итте

2022 елда муниципалитетларга барлыгы 69 машина озатылачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 41 район башлыгына яңа коммуналь техника ачкычлары тапшырды. 2022 елда муниципалитетларга барлыгы 69 машина озатылачак. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа машиналар урам-юл челтәрен тәртиптә тоту өчен билгеләнгән һәм барысы да ГЛОНАСС системасы белән җиһазландырылган. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Яңа ел алдыннан мондый чаралар («бу вакытта файдалы һәм изге гамәлләр кылына») республика өчен күркәм традициягә әверелде.

«Районнарга 69 берәмлек техника озатылачак. Безнең муниципалитетлар өчен Яңа ел бәйрәмендә эш күләме һәрвакыт ике тапкыр арта, чөнки юлларны кардан арындырырга, йортларны җылылык һәм газ белән тоткарлыксыз тәэмин итәргә кирәк. Яңа коммуналь техника бу Яңа елда ук үз бурычларын үтәргә керешәчәк», — дип искәртте ул.

ТР Президенты искәртеп үткәнчә, районнар якын көннәрдә тагын 86 берәмлек техника алачак. «Без елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлыйбыз. Киләсе елгы бурычлар арасында барлык илкүләм проектларда да катнашу, инде башланган масштаблы проектларны гамәлгә ашыруны атап үтәргә мөмкин», — диде республика Президенты.

Ул елны лаеклы тәмамлауда район башлыклары һәм республика авыл җирлекләре җитәкчеләренең өлеше зур булуын искәртте. «Иң мөһиме — пандемия шартларында без республикада нормаль эшчәнлекне тәэмин итә алдык», — дип сүзен төгәлләде Президент.

Гомумән алганда, 2021 елда техника сатып алуга барлыгы 1,1 миллиард сум акча юнәлдерелгән. Бу 155 машина сатып алырга мөмкинлек биргән, аларның бер өлеше муниципаль берәмлекләргә тапшырылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса