Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Планета ритмнары

Карабаш мәдәният йортында яшьләр өчен “Планета ритмнары” дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша булып узды.

Чара “Пушкин картасы” Бөтенроссия программасы кысаларында үткәрелде һәм Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган иде. Театральләштерелгән тамаша җир шарының башка халыклары мәдәниятен өйрәнү, гореф-гадәтләрен торгызу һәм саклауга юнәлдерелгән.

Катнашучылар театр, музыка һәм,  әлбәттә, тарих-ның гаҗәеп дөньясына чумдылар. Программа интерактив режимда узды, ягъни тамашачылар театральләштерүдә турыдан-туры катнаштылар. Кунаклар Япония, Һиндстан, Бразилия, Италиядә булдылар һәм бу илләрдә Яңа елны бәйрәм итү йолалары белән таныштылар. Соңыннан барысы да туган якларына Татарстанга кайтып, яраткан милли уеннарыбызны уйнадылар. Бәйрәмдә катнашкан һәр кеше рәхәтләнеп ял итте һәм истәлеккә тематик призлар, бүләкләр оттылар.

Эльвира ИБРАҺИМОВА, Карабаш мәдәният йорты мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса