Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

“Әнәс” мәчетендә – спорт ярышлары

Чистайда "Әнәс" мәчете дин йорты ачылуга 5 ел тулу уңаеннан оештырылган ярышта катнашучыларны сәламләде. Биредә Россия өлкәләреннән һәм республиканың төрле районнарыннан җыелган 18 футбол командасы, шулай ук теннисчылар, шахматчылар, кул көрәше (армрестлинг) ярышлары осталары катнашты. Спорт ярышлары белән беррәттән, мәчет ишегалдының махсус урынында тантаналы чара үтте. Җыелган халык алдында Мөселманнарның...

Чистайда "Әнәс" мәчете дин йорты ачылуга 5 ел тулу уңаеннан оештырылган ярышта катнашучыларны сәламләде. Биредә Россия өлкәләреннән һәм республиканың төрле районнарыннан җыелган 18 футбол командасы, шулай ук теннисчылар, шахматчылар, кул көрәше (армрестлинг) ярышлары осталары катнашты.
Спорт ярышлары белән беррәттән, мәчет ишегалдының махсус урынында тантаналы чара үтте. Җыелган халык алдында Мөселманнарның диния нәзарәте вәкилләре, Чистай районы мөхтәсибе, "Әнәс" мәчете имамы, хакимият вәкилләре, мәчетне торгызучы меценатның туганнары һәм якыннары чыгыш ясадылар.
Ярыш нәтиҗәләре буенча, иң яхшы шахматчылар дип, барлык 3 урынны да алган Чистай шәһәре спорт мастеры кандидатлары танылды. Ир-егетләр арасында оста теннисчы исеме 15 яшьлек бөгелмәле Ринат Ганиевкә тәтеде. Ул барлык спортчыларны да ышанычлы җиңеп, 1 нче урын яулады.
Армрестлинг буенча үткән көч сынашуларда катнашкан Илья Мельников Бөгелмәгә алтын медаль һәм 75 килограмм гәүдә авырлыгы категориясендә беренчелек китерде. Ләкин Илья моның белән генә туктап калмады, абсолют көрәштә үз гәүдә авырлыгы категориясендә, Чистай батырыннан гына калышып, мактаулы 2 нче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса