Хәерле имин юллар сезгә!
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов автомобиль транспорты хезмәтчәннәрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан ихлас котлады.
"Сез хезмәт итә торган тармак - һәр кеше тормышының аерылгысыз бер өлеше ул, - диелә котлауда. - Автомобиль транспорты хезмәтчәннәренең киеренке хезмәте шәһәр һәм районыбыздагы башка оешма-предприятиеләрнең нәтиҗәле эшләвенә дә нигез булып тора. Бу хезмәт кеше сәламәтлеге һәм гомере өчен җаваплылык белән дә бәйле. Көндәлек авыр, әмма игелекле хезмәтегез өчен бөгелмәләр исеменнән олы рәхмәтләребезне кабул итегез!
Бу көнне шәһәребезнең иң өлкән оешмаларыннан берсе - "Бөгелмә пассажирлар автотранспорты пред-приятиесе" җәмгыяте үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтә. Предприятие хезмәтчәннәрен һәм аның ветераннарын чын күңелдән котлыйм!
Сез Бөгелмәнең транспорт хуҗа-лыгын үстерүгә зур өлеш керттегез һәм сезнең оешма шәһәр-районыбыз социаль-икътисади инфраструк-турасының элеккечә үк мөһим тармагы булып кала. Тәҗрибәгез, профессиональлегегез, үз эшегезгә бирелгән булуыгыз, тугрылыгыгыз пассажирлар йөртү һәм йөк ташу эшен камилләштерү юнәлешендә ниятләгәннәрне уңышлы рәвештә тормышка ашырырга мөмкинлек бирер дип ышанам.
Һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм имин юллар телим. Якыннарыгызның йөрәк җылысы сезгә ышаныч һәм терәк булсын!"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа