Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татулык, бердәмлек һәм тынычлык нигезе

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәребез мэры Илдус Касыймов якташларыбызны ил язмышы өчен мөһим булган сәяси дәүләт бәйрәмнәре: Халыкара бердәмлек көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан ихлас тәбрик итте. "Күпмилләтле районыбыз өчен бу бәйрәмнәр аеруча үзенчәлекле, - диелә котлауда. - республикабызның һәм илебезнең иминлеге, бәхетле киләчәге һәм хокукый, һәм рухи...

Милләте, дине, сәяси инанулары нинди булуга карамастан, бу Закон таләпләрен һәркем тайпылышсыз үтәргә тиеш. Без рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне, милләтара теләктәшлекне һәм дустанә мөнә-сәбәтләрне сакларга тиеш.

Конституция нигезләрен алга таба да ныгыту шәһәребездә һәм районыбызда эзлекле төстә алып барыла торган иҗтимагый үзгәрешләрнең ышанычлы нигезе булып торачагына ышанам.

Бәйрәмнәр уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез! Һәммәгезгә дә сәламәтлек, бәхет, туган төбәгебез һәм республикабыз иминлеге хакына хезмәтегездә уңышлар телим!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: яңалык хәбәр котлау бәйрәм