Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яңа ел әкияте

Якшәмбе көнне кич белән шәһәре-безнең үзәк мәйданында Яңа ел чыршысын кабызу тантанасы узды.

Бәйрәмгә килүчеләрне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов котлады. Котлаулардан соң өр-яңа чыршыкайны тагын матурлап, тагын да бизәп, утлары кабынды.

Узып баручы елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясаганнан соң хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр. Тантана мәдәният бүлеге хезмәткәрләре әзерләгән чаралар белән үрелеп барды. Шулай итеп, Бөгелмә халкы һәм шәһәр кунаклары Аждаһа елын каршы алуны, Яңа ел әкиятен башлап җибәрделәр.

Татарстан Республикасы 2 нче чакырылыш Бөгелмә муниципаль районы Советының 2011 ел, 20 декабрьдә узган XIV сессиясе карары

"14 нче татар гимназиясе" муниципаль белем бирү оешмасына Һади Атласи исеме бирү турында Бөгелмә муниципаль районы татар җәмәгатьчелеге вәкилләренең, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсенең мөрәҗәгатьләрен истә тотып һәм күренекле татар җәмәгать һәм дин эшлеклесе, галим-тарихчы Һади Атласи исемен мәңгеләштерү максатларында, Бөгелмә муниципаль районы Советы карар бирде:

*Бөгелмә муниципаль районы "14 нчетатар гимназиясе" муниципаль белем бирү оешмасына Һади Атласи исеме бирергә һәм аны "Һ.Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе" дип атарга.

*Бөгелмә муниципаль районы "14 нчетатар гимназиясе" муниципаль белем бирү оешмасының документларына барлык тиешле үзгәртүләрне кертергә.

*"14 нче татар гимназиясе" муниципаль белем бирү оешмасына Һади Атласи исеме бирү чараларының чыгымнарын "14 нче татар гимназиясе" муниципаль белем бирү оешмасына йөкләргә.

4. Әлеге карарны күмәк мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга.

5. Әлеге карарның үтәлешенә контрольлек итүне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Ф.В.Мө-хәммәтовка йөкләргә.

И.Ә.КАСЫЙМОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы.

Хаҗи-хаҗияләр белән очрашу

22 декабрь көнне үзәк мәчет каршындагы "Булат" кафесында 1993 елдан алып, быел - 2011 елга кадәр изге хаҗ гамәлен кылган хаҗилар җыелышы булып узды.

Анда быелгы хаҗ сәфәре турында "Идел-Хаҗ" хезмәткәрләре тарафыннан төшерелгән документаль фильм күрсәтелде. Соңыннан мул итеп әзерләнгән табыннар янында Рөстәм хәзрәт Хәйруллин иң яшь хаҗи һәм ха-җиягә (19 һәм 22 яшь), иң өлкәннәргә (84 һәм 88 яшь), хаҗда иң еш булган (5 һәм 8 тапкыр) һәм күркәм холыклы түзем хаҗи-хаҗияләргә истәлеккә бүләкләр өләште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: яңа ел