Үсешкә этәргеч бирүчеләр сез
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов җирле гаммә-ви матбугат чаралары вәкилләрен 19 май - Татарстан матбугаты көне уңаеннан җылы котлады.
"Җәмгыятьнең һәм дәүләтнең үсешендә күмәк мәгълүмат чараларының роле гомер-бакый бик зур булды. Хәзер алар һәм интернет ресурслары нык үскән заманда без рес-публикада, илдә һәм дөньяда барган вакыйгалардан һәрчак хәбәрдар булып торабыз.
Журналист эшчәнлеге - иҗтимагый үсешкә этәргеч биреп, хәрәкәтләндереп торучы көч ул. Анык гражданлык позициясе, вакыйгаларга битараф булып кала алмау, аларның "төбенә тоз коярга" һәм яңалыкка омтылу, бар нәрсәдән хәбәрдар булырга тырышу - барысы да бу һөнәр ияләрен сыйфатлый торган билгеләр.
Бөгелмәдәге күмәк мәгълүмат чараларында үз эшенең осталары эшли. Соңгы вакытта Бөгелмә журналистикасында яңа исемнәр пәйда булды, редакцияләргә талантлы яшьләр килде. Элгәрләрегез нигез салган яхшы традицияләрне саклагыз, җәмгыять тормышында актив булып яшәгез!
Медиа өлкәсендә эшләүчеләрнең һәммә-сенә дә якты хезмәтләр, истә калырлык язмалар, бетмәс-төкәнмәс иҗади энергия телим. Тиражларыгыз артып торсын, укучыларыгыз актив булсын. Яңа уңышлар, яңа җиңүләр Сезгә! Бәйрәм белән!"
Тарихи мирас
17-18 май көннәрендә Ютазы районы Бәйрәкә авылында "Ютазы төбәге: тарих һәм мәдәният проблемалары" дигән фәнни-гамәли конференция үткәрелде.
Әлеге чара Россия тарихы елы, Татарстан Республикасында тарихи-мәдәни мирас елы, Коръән елы кысаларында узды. Республиканың фәнни җәмәгатьчелеге конференциядә Ютазы районы һәм Татар-станның көньяк-көнчыгыш төбәге тарихи-археологик һәм мәдәни мирасы, аларның Евразия халыклары тарихындагы урыны, татар-мөселман эпиграфик һәйкәлләре, XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында җәдиди /яңача/ белем бирү ысулы таралу һәм башка мәсьәләләрне тикшерде. Мондый зур күләмле һәм әһәмиятле эш башында КФУ профессоры, танылган археолог Альберт Әхмәтҗан улы Борһанов торды.
Чәчәк кебек иде үзе дә
19 май көнне сәгать 10да Шашин ура-мының Гафиятуллин урамына таба өле-шендә быел май башында юл һәлакәтендә гомере өзелгән "Миләшкәй" ансамбле биючесе Алина Беспалованың якты истә-легенә чәчәкләр утырту акциясе оештырылачак.
Бу символик чарада "Татарстан-Яңа гасыр", "Яшь гвардия" иҗтимагый оешмалары яшьләре, "Горзеленстрой", "Пробизнесбанк", Яшьләр сарае коллективлары, "Миләшкәй" ансамбле вәкилләре катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа