Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Нардуган мөбарәк булсын

Нардуган бәйрәме 25 де-кабрьдә башланып 5 гыйнварга кадәр дәвам иткән.

Безнең, колакка “Нардуган” бәйрәме бераз ятрак булса да, бу бәйрәмне Идел буе халыклары: татарлар, керәшеннәр, мари, мордва, чуаш, удмуртлар да бәйрәм иткән. Һәр халык үзләре-нең милли үзенчәлекләрен керткәннәр.

Нардуган бәйрәме 25 де-кабрьдә башланып 5 гыйнварга кадәр дәвам иткән.

Кеше танымаслык итеп киенеп, йорттан-йортка кереп йөрү, махсус җырлар башкару бәйрәмнең төп мизгелләре саналган. Кунак булу, йөзек салып багу, кызларның язмышын билгеләү, булачак кияү кеше турында төрле багулар үткәрү, бер-береңә матур теләк теләү – болар барысы да шушы бәйрәм кысаларында үткәрелә торган йолалар.

Татар Мәдәният үзәгендә “Изһар” халык театры каршында эшләп килүче “ТУЛПАР” яшьләр түгәрәге артистлары да бу бәйрәмне көтеп алдылар. Бу көнне алар үзләрен танымаслык дәрәҗәдә киенеп, битләрен каплап “Шамакайлар”га әйләнгәннәр иде. Бәйрәм ху-җабикәсе “Нардуган-ана” ярдәмчеләре белән куркыныч көчләрне, җеннәрне кудылар.

Кыскача гына әйткәндә, “Тулпар”лылар бөгелмәле-ләргә күрәзәлек, багу, тылсымлы йолаларга ышануны чагылдырган күркәм чара үткәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X