Мәктәп каникуллары вакытында Бөгелмә мөхтәсибәте балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары үткәрәчәк
3-8 гыйнвар көннәрендә мәктәп яшендәге балалар өчен «Сәлам» рухи-сәламәтләндерү курсларының кышкы сменасы узачак.
Балалар малайлар һәм кызлар төркемнәренә бүленәчәк.
Малайлар өчен смена Бөгелмә шәһәренең үзәк мәчетендә - Краснослободская ур., 68 адресы буенча узачак.
Кызлар өчен смена Бөгелмә шәһәренең "Ирхам" мәчетендә - Воровский ур., 1 адресы буенча узачак.
Рухи-сәламәтләндерү курсларының эш режимы: 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр.
Телефоннар: 89397361461 Нурислам хәзрәт (малайлар), 89274641300 Мәрьям ханым (кызлар).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа