Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Махсус хәрби операциядә катнашучы бөгелмәлеләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды

Альберт һәм Эдуард Әхмәтшиннар — бертуганнар.

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров Батырлык Орденын өлкән лейтенант Альберт Әхмәтшинга тапшырды. Аның туган абыйсы Эдуард Әхмәтшинга Жуков медален тапшырды. Хәрби хезмәткәрләргә бүләкләр Ватанны һәм Россия Федерациясенең дәүләт мәнфәгатьләрен саклаганда хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен бирелә.

"Бүген бөгелмәлеләр махсус хәрби операция кысаларында, Россия өчен көрәшәләр. Тормышыбызны һәм уртак киләчәгебезне саклыйлар. Без хәрбиләребез белән горурланабыз! Сез безнең йөрәкләрдә, без сезнең гаиләләрегезгә ярдәм итәрбез, батырлыкка сокланабыз! Лаеклы бүләкләр белән чын күңелдән котлыйбыз!, — дип мөрәҗәгать итте Линар Закиров.

Альберт һәм Эдуард Әхмәтшиннар — бертуганнар. Узган елның көзендә өлешчә мобилизация буенча Россия Кораллы Көчләре сафларына чакырылалар. Хәзерге вакытта ялда. Дәүләт бүләкләрен тапшыруга гаиләләре белән бергә килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса