Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Матурлыкны куллар ясый

Соңгы елларда безнең тормышка иң борынгы хатын-кызлар шөгыле – кул эшләре кире әйләнеп кайтты. Бу гади мавыгу гына түгел, ә тормыш кирәклеге дә, монда хатын-кызның иҗади карашы да, чагыла. Хәтта космик технологияләр заманында да без фантазия, осталык, күңел җылылыгы белән башкарылган кул эшләренннән башка яши алмыйбыз.

Үзәк китапханәдә үткәрелгән арт уен-дәрескә төрле иҗади эш белән шөгыльләнүчеләр чакырылдылар. Күргәзмәдә нинди генә могҗизалы эшләр юк иде: бәйләнгән кием-салым, чигелгән һәм челтәрле тастымал-сөлге-ләр, бәйләнгән итекчәләр, тильда курчаклары һ.б.

Чын декоратив-гамәли сәнгать осталары: Гөлфия Хәбибулла кызы Абдуллина, Тәскирә Миңнулла кызы Исрафилова, Әлфия Мөҗәһидан кызы Нурмөхәммәтова, Надежда Николаевна Мальцева күп еллар инде кул эшләре белән шөгыльләнәләр.

Тәскирә Миңнулла кызы тильда курчаклары ясау белән шөгыльләнә. Ул катнашучыларга үз архивындагы һәр кур-чакның барлыкка килү тарихын һәм нинди ысуллар белән эшләнүен сөйләде. Барлык кунаклар кул эшләренең ясау ысуллары белән аныштырдылар. Алар төрледән төрле: аунау, тегү, чигү, бәйләү, салам белән үрү һ.б.

“Без, хатын-кызлар, чабулаган атларны туктатырга, янган өйләргә керергә күнеккән. Гел каядыр ашыгабыз, кабаланабыз. Ә гомер бер мизгел кебек үтә. Бу мизгелне безгә тынычлык өстәп, ял биреп тормышыбызны кул эше бизи, – дип башлады сүзен Надежда Николаевна. – Көндәлек эшләрнең бертөслелеген уңай эмоцияләргә, матур төсләргә без үзебез бизи алабыз. Кулга бары тик төсле җепләр яки тукымалар гына алырга кирәк. Хәтта вакыт тукталган сыман тоела. Бөтен мәшәкатьләр читләшә хатын-кыз матурлык тудырган вакытта. Тормыш сәгатен алучы иң катлаулы проблеманы хәл итү дә тынычлык халәтендә, кинәт үзе килә. Куллар тудырган могҗизаны күргәч кичергән бәхетне бернәрсә белән дә алыштырып булмый.”

Бүген хатын-кыз өчен кул эшләре файдалы эш кенә түгел, ул нерв киеренкелеген киметә һәм стресслардан саклый торган иҗат та. Башка бер генә шөгыль дә болай тынычландырып, шатлык һәм эчке канәгатьләнү китерми...

 

Галина МӨХЕТДИНОВА, Җирлекара үзәк китапханәнең “Доверие” психологик ярдәм үзәгенең психологы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса