Линар Закиров Бөгелмә мәктәпләрендә ремонтланган ашханәләрне тикшерде
2022 елда азык-төлек блокларына капиталь ремонт 5, 1, 3 нче мәктәпләрдә, 7 нче гимназиядә һәм Кече Бөгелмә мәктәбендә башкарылган.
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, әти-әниләр һәм депутатлар белән бергә, мәктәп ашханәләренең сыйфатын тикшерде һәм ремонтка бәя бирде.
2022 елда азык-төлек блокларына капиталь ремонт 5, 1, 3 нче мәктәпләрдә, 7 нче гимназиядә һәм Кече Бөгелмә мәктәбендә башкарылган. Республика бюджеты акчасына ремонт һәм бизәү эшләре башкарылды, яңа кухня җиһазлары сатып алынган. 2023 елда Бөгелмәнең тагын дүрт мәктәбендә азык-төлек блокларын ремонтлау планлаштырыла.
«Монда барысы да үзгәргщн, өйдәге кебек уңайлы мохит. Безнең өчен иң мөһиме - балаларның баланслы кайнар ризык белән тәэмин ителүе һәм үзләрен өйдәге кебек уңайлы хис итүләре», - диде Линар Закиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia