Кулланучылар колагына
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органына кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы сораулар белән күп мөрәҗәгать итәләр. Һәрбер кулланучы "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Закон нигезендә үз хокукларын дауларга хаклы. Хокук бозылуларга бәйле булган, аеруча еш кабатлана торган очракларга бәйле сорауларга җавапларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез. Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде. СОРАУ....
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органына кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы сораулар белән күп мөрәҗәгать итәләр. Һәрбер кулланучы "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Закон нигезендә үз хокукларын дауларга хаклы. Хокук бозылуларга бәйле булган, аеруча еш кабатлана торган очракларга бәйле сорауларга җавапларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.
СОРАУ. Минем планшетым Сервис үзәгендә гарантияле ремонтта ята. 10 - 12 көндә ремонтлап бирәбез дип ышандырганнар иде, 40 көн үтте инде, планшетымны кайтарып биргән кеше юк әле. Кулланучы буларак, бу очракта минем нинди хокукларым бар?
ҖАВАП. Мөһим бер нәрсә - квитанциядә ремонтлауның срогы ничек күрсәтелгән булу. Кызганычка, телдән кыска гына вакыт әйтеп, квитанциядә башкача - озак срок күрсәтелү очраклары сирәк хәл түгел. Бу очракта Сервис үзәге белән бәхәсләшеп торуның мәгънәсе юк. Ремонт срогын квитанцияне рәсмиләштергән вакытта төгәл сөйләшергә кирәк.
Шулай да гарантияле ремонт срогы 45 көннән дә артып китә алмый. Сервис үзәге бу вакыт эченә сыешмый икән, кулланучы ремонттан баш тартырга, яки Законда күрсәтелгән башка (яңа) таләпләрне куярга мөмкин. Андый таләпләргә товарны алыштыру; товарны сатып алу бәясен киметү; кимчелекләрне бетереү чыгымнарын башка оешмаларга түләү; сату-алу килешүен үтәүдән баш тарту һәм товар өчен түләгән акчаны кайтарып бирүне таләп итү (23 нче маддә) керә.
Кулланучы шулай ук ремонтлау срогын бозган өчен, килешенгәннән артып киткән һәр көн өчен товар бәясенең 1 проценты күләмендә түләү таләп итәргә дә хаклы. Шулай итеп, әгәр техникагызны вакытында ремонтлап бирмиләр икән, сез "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Законның 18 нче маддәсендә саналган нардан чыгып, үзегез теләгән юлны сайлап, дәгъва белдерә аласыз. Моның өчен сатып алучыга үзегезнең таләпне күрсәтеп, хат языгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа