Котлыйбыз!
Хөрмәтле бөгелмәләр! Кадерле ветераннар, бабайларыбыз, әтиләребез! Тыл ветераннары! Сезне совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Бу бәйрәм - безнең көчне һәм курку белмәслекне, җиңүне, горурлыгыбызны һәм әче әрнүләребезне чагылдыра торган символик бәйрәм ул. Бөек халык коточкыч сугышта җиңеп чыкты, әмма кайтарып була алмаслык зур...
Хөрмәтле бөгелмәләр! Кадерле ветераннар, бабайларыбыз, әтиләребез! Тыл ветераннары!
Сезне совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Бу бәйрәм - безнең көчне һәм курку белмәслекне, җиңүне, горурлыгыбызны һәм әче әрнүләребезне чагылдыра торган символик бәйрәм ул. Бөек халык коточкыч сугышта җиңеп чыкты, әмма кайтарып була алмаслык зур югалтулар да кичерде.
Безнең бурыч - якты киләчәк, туган Ватаны азатлыгы хакына яу кырларында башын салган каһарманнар истәлеген яд итү. Халкыбызның ныклыгы, чыдамлыгы, батырлыгы, аның туган җиргә булган мәхәббәте, бергә тупланганлыгы һәм җиңүгә ышанычы дошманны тар-мар итәргә, миллионлаган кешеләрне фашист коллыгыннан коткарырга мөмкинлек бирде.
Ямьле май көннәре безне ул дәһшәтле еллардан елдан-ел ераккарак алып китә, әмма ул вакыйгаларның тантанасы, ветераннарга игътибар кимеми. Соңгы елларда ветераннарга бигрәк тә лаеклы игътибар күрсәтелә башлады. Кызганычка, аларның саны инде кимегәннән-кими бара. Шуңа күрә дә алар турында кайгыртучанлык тагын да көчлерәк булырга тиеш. Моны хакимияттәгеләр дә, халык та аңлый.
Җиребезгә азатлык һәм тынычлык алып килгәннәргә мәңгелек дан! Һәрбер ветеранга чын күңелдән сәламәтлек, иминлек, хәерле озын гомер,
ә Татарстан халкына саф күк йөзе, иминлектә хезмәт итү шатлыгы телим. Бәйрәм белән! Җиңү көне белән!
Иң изге теләкләр белән,
Илдус КАСЫЙМОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,
Бөгелмә шәһәре мэры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа