Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Корал тапшырган өчен бөгелмәлеләр 15 мең сумга кадәр акча ала алалар

Хәзерге вакытта Россия гвардия по РТ идарәсе исәбендә 44 мең татарстанлы тора, аларда 73 мең берәмлек корал саклана.

Татарстанлылар ирекле рәвештә корал тапшырган өчен 15 мең сумга кадәр акча ала ала. Агымдагы елда Татарстанда яшәүчеләргә барлыгы алты йөз мең сум тирәсе акча түләделәр.

Еш кына хуҗалар коралның рөхсәтен яңадан теркәү белән бәйле хокук бозуларга юл куя.

ТР буенча Росгвардия идарәсенең ЛЛР үзәгенең корал әйләнешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы Рамил Камалиев хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта ТР буенча Росгвардия идарәсе исәбендә 44 мең татарстанлы тора, аларда 73 мең берәмлек корал саклана.

Аның сүзләренә караганда, әгәр кеше корал тапса һәм аны кулга алырга курка икән, аңа полиция хезмәткәрләрен чакыртырга кирәк. Алар урынга барып, корал табылу фактын теркәп, аны алып китәләр.

Әгәр кеше корал тапшырырга карар иткән икән, аңа аны якындагы полиция бүлегенә яки Росгвардиянең лицензия-рөхсәт эшләре бүлегенә алып килергә һәм гариза язарга кирәк. Бүләк алу өчен, полиция бүлегендә тапшырылган корал, паспорт, ИНН һәм исәп-хисап счеты өчен алынган квитанцияне алып, КФҮкә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тикшерүдән соң Документлар ТР Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитетына тапшырыла, анда бүләкләү турында Карар кабул ителә.

Коралны ирекле тапшырган очракта, кеше җинаять җаваплылыгыннан азат ителә һәм хәтта бүләк ала, югыйсә җинаять эшенең фигуранты булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса