"2016 елның сентябре башыннан карабодай ярмасына бәя төшү күзәтелә. Кулланучы бәясе 1 килограмм карабодайга 77,51 сум тәшкил итә һәм бу август азагы белән чагыштырганда 17,9 процентка арзанрак", - ди министрлык.
Бу урында Россиядә карабодайга бәянең 2015 елдан бирле түбән төшкәне булмавын да искәртеп узарга кирәк. 2015 елның июлендә карабодайның 1 килограммы 66,9 сум булган.
Министрлык материалларында, кулланучы базарындагы хәл тотрыклы, дип бәяләнә. Ел башыннан уртача кулланучы бәяләре ипигә - 0,8 - 1,6 процентка, сөт һәм сөт ризыкларына - 2,5 - 5,7 процентка арткан. Ә шикәргә бәя төшү күзәтелә - апрельнең беренче атнасында шикәр 0,3 процентка арзанайган.