Ирешелгәннәр белән чикләнмәскә
Киңәшмә эшендә Россия Пенсия фондының ТР бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Морад Булгаков, төрле ведомстволар җитәкчеләре, җирле матбугат чаралары журналистлары, прокуратура вәкилләре катнашты. Киңәшмә тантаналы чара белән башланып китте -күптән килгән күркәм традиция буенча бер төркем әти-әнигә Ана (гаилә) капиталы сертификаты...
Киңәшмә тантаналы чара белән башланып китте -күптән килгән күркәм традиция буенча бер төркем әти-әнигә Ана (гаилә) капиталы сертификаты тапшырылды. Шәһәребездә эшчәнлек алып баручы "Капитошка" балалар киемнәре кибете аларга 500 сумлык балалар киеме алуга купон таратты. Район Пенсия фонды идарәсе начальнигы Зоя Калин 2014 елда оешма тарафыннан башкарылган эшчәнлеккә җентекле анализ ясады, агымдагы елда торган бурычларга тукталып үтте. "Гомумән алганда, Пенсия фонды идарәсе елны яхшы нәтиҗәләр белән төгәлләде, - дип башлады чыгышын З. Калин. - Гражданнарны пенсия һәм социаль тәэмин итүләр буенча барлык чаралар тулы күләмдә һәм законнар белән билгеләнгән срокларда үтәлде".
2015 елның 1 гыйнварына 31 532 бөгелмәле пенсия һәм башка төрле социаль түләүләр ала. Бу шәһәр-районда гомер кичерүче һәр дүрт кешенең берсе дигән сүз. Узган елда 2 251 кешегә пенсия билгеләнгән (2013 елда - 2 515 кеше). Шулай ук пенсия белән тәэмин итү, социаль ярдәм дәрәҗәсен күтәрү өчен барлык чаралар комплексы тормышка ашырылган. Мәсәлән, 1 августтан эшен дәвам иттерүче 8 076 бөгелмәленең хезмәт пенсияләренә корректировка ясалган. Арту якынча 173 сум тәшкил иткән.
Барлык уздырылган чаралар нәтиҗәсендә бар төр пенсияләр 8 процентка артып, уртача 10 564 сумга җиткән (Татарстан Республикасында -10 415 сум). Әлеге максатларга түләнгән акча күләме - Ана (гаилә) капиталын да кертеп, 5 236 миллион сум, бу, узган 2013 ел белән чагыштырганда, 500 миллион сумга артык дигән сүз. Законнарга үзгәрешләр кертелү сәбәпле, 2014 елның ноябреннән бергә катнашып финанслау (софинансирование) программасына керү өчен кабат гаризалар кабул ителә башлады. Шул вакыт дәвамында 239 гариза керде инде, бүгенге көндә аларны кабул итү туктатылды, әмма программа кысаларында гариза биргән бөгелмәләр белән адреслы эш дәвам итә. Чыгыш ясаучы Ана капиталы турында да мәгълүматлар бирде һәм бу өлкәдә хокук бозулар булдырмау максатыннан оператив төстә ярдәмләшеп эшләгәне өчен опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Надежда Кузнецовага рәхмәт белдерде.
Газета укучыларга билгеле инде, быел пенсия законнарында реформалар башланды. 1 февральдән пенсияләрне индексацияләү яңа тәртиптә башкарылды, икенчесе 1 апрельдә булса, өченчесе эшләүче пенсионерлар өчен августта башкарылачак. "Тиздән Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәчәкбез, - диде З. Калин. - Шуңа күрә Бөек Ватан сугышы ветераннарының пенсиясен һәм матди тәэмин ителеш дәрәҗәсен күтәрү буенча күптөрле чаралар уздыру планлаштырыла. Без аларның һәммәсендә дә катнашачакбыз".
Чыгыш ясаучы шулай ук халык белән эшләүдә интернет чыганакларының бик тә актуаль икәнен билгеләп үтте. Мәсәлән, бүгенге көндә Пенсия фонды идарәсенең клиентлар белән эшләү хезмәтенә телефон аша гына түгел, интернет аша да чыгарга мөмкин, "Документларга алдан заказ бирү" ("Предварительный заказ документов") хезмәте эшли (2014 елда 6 000нән артык төрле белешмә-справкалар бирелгән). Бу хезмәтләрнең барысын да бөгелмәләр үз итте. Саннарга килгәндә, 2014 ел дәвамында идарәнең клиентлар белән эшләү бүлегенә пенсия белән тәэмин ителеш турын- дагы сораулар белән 30 024 кеше мөрәҗәгать иткән. Игътибар итсәгез, һәр пенсионер Пенсия фонды идарәсендә булган дигән сүз бит бу! "2015 елда "Иминиятләштерелгән затның шәхси кабинеты", "Түләүченең шәхси кабинеты" дигән электрон сервисларга гражданнарны күбрәк җәлеп итүне үзебезнең алга төп максат итеп куйдык", - ди Зоя Федоровна.Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Морад Булгаков үзенең чыгышында район Пенсия фонды эшчәнлеген бары тик уңай яктан бәяләвен ассызыклады.
5 районга хезмәт күрсәтүче 17 нче районара салым инс- пекциясе җитәкчесе Марат Мөхәммәдиев исә салым хезмәте күрсәтүчеләрнең Пенсия фонды хезмәткәрләре белән һәрчак үзара хезмәттәшлек итеп эшләүләрен, салым тү- ләүләрдәге проблемаларны чишүдә аларның ярдәме зур булуын билгеләп үтте. Россия Пенсия фондының ТР бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова, гомумән алганда, идарәнең эшен уңай бәяләп, иминиятләштерү взнослары җыю өлкәсендә уңышлырак эшләргә чакырды, ә Морад Булгаковка мөрәҗәгать итеп, муниципаль районның ведомствоара комиссияләре эшенең нәтиҗәлелеген үстерүне сорады. Чыгышының соңында Е. Полякова бөгелмәләргә ирешелгәннәр белән чикләнмичә, эшне тагын да камилләштерү кирәклегенә басым ясады һәм ТР Пенсия фонды идарәчесе Марсель Имамов һәм шәхсән үзе исеменнән Бөгелмә Пенсия фонды идарәсе белгечләренә халыкка хезмәт күрсәтүдә ирешкән уңышлары өчен рәхмәтләрен җиткерде.
Киңәшмә ахырында Зоя Калин Пенсия фонды идарәсе белән үзара уңышлы хезмәттәшлек итүче оешмалар җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды. Алар арасында безнең "Бөгелмә авазы" газетасы мөхәррире Руслан Җәләев та бар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа