Яңалыклар
Иң изге теләктә без
Кадерле гүзәл затларыбыз, "ТНГ- Групп" җәмгыятендә эшләүче һәм Бөгелмәдә яшәүче барлык хатын-кызларыбыз! Язның матур бәйрәме - 8 Март белән ихлас котлауларымны җиткерергә рөхсәт итегез.
Халыкара хатын-кызлар көненең табигатьнең җанлана башлаган бер мәлендә бәйрәм ителүе нәфислекне, назлылыкны, шулай ук зур башлангычларны чагылдыра. "ТНГ-Групп" компаниясендә генә түгел, хәтта шәһәр, районыбыз күләмендә хатын-кызлар...
Кадерле гүзәл затларыбыз, "ТНГ- Групп" җәмгыятендә эшләүче һәм Бөгелмәдә яшәүче барлык хатын-кызларыбыз! Язның матур бәйрәме - 8 Март белән ихлас котлауларымны җиткерергә рөхсәт итегез.
Халыкара хатын-кызлар көненең табигатьнең җанлана башлаган бер мәлендә бәйрәм ителүе нәфислекне, назлылыкны, шулай ук зур башлангычларны чагылдыра. "ТНГ-Групп" компаниясендә генә түгел, хәтта шәһәр, районыбыз күләмендә хатын-кызлар хезмәт итмәгән бер генә тармак та юк. Сезнең зирәклек, сабырлык, киләчәккә зур ышаныч белән карый белүегез - тормышта уңышка ирешүләрнең төп сере ул. Гаилә учагын сүндермичә саклаучы, буыннан-буынга күчеп килгән күркәм традицияләрнең дәвамчысы да - сез.
Чын күңелемнән хатын-кызларыбызга матурлык, бәхетле тормыш, гаилә иминлеге телим. Бәйрәм сезгә күтәренке кәеф, елмаю, шатлык-җылылык алып килсен! Яз нуры йөзегездә балкысын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса