Яңалыклар
Хуш хәбәр
Мәркәзебез Казанда XIV халык театрлары фестивале узуы турында хәбәр иткән идек инде. Сәхнәләрдә 19 спектакль күрсәтелгән, аларны 20 меңгә якын тамашачы караган. Инде фестиваль тәмам, мәртәбәле жюри вәкилләре нәтиҗәләрне игълан иттеләр.
Быел фестивальнең Гран-приена Кукмара халык театры лаек булган. Беренче урын - Башкортстанның Дүртөйле районы халык театрында. Бөгелмә Татар мәдәният...
Мәркәзебез Казанда XIV халык театрлары фестивале узуы турында хәбәр иткән идек инде. Сәхнәләрдә 19 спектакль күрсәтелгән, аларны 20 меңгә якын тамашачы караган. Инде фестиваль тәмам, мәртәбәле жюри вәкилләре нәтиҗәләрне игълан иттеләр.
Быел фестивальнең Гран-приена Кукмара халык театры лаек булган. Беренче урын - Башкортстанның Дүртөйле районы халык театрында. Бөгелмә Татар мәдәният үзәге халык театры мактаулы икенче урынны яулаган, аларга Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан 75 мең сумлык сертификат тапшырылган. Флюра Шәрипова режиссеры булган Татар мәдәният үзәге халык театры артистларын әлеге уңышлары белән ихластан тәбрик итәбез, тамашачыны яңа спектакльләр белән сөендерерләр дигән теләктә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса