Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Грантка ия булдылар

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре иҗат коллективлары проектларына ярдәм итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алу конкурсынайомгак ясалды.

2021 елда конкурста катнашуга Татарстан  Республикасы муниципаль районнарыннан 121 гариза бирелгән. Бөгелмә учреждениеләре конкурста актив катнаштылар. Мәдәният учреждениеләренең ике проекты конкурс-та җиңүчеләр һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантлары алучылар арасына керде.

“Мәдәни ял итү эшчәнлеге” номинациясендә – “Иҗади остаханә” “Һөнәрчелек хәрәкәте” проекты (авторы Ирина Петровна Ибәтуллина, директор) 200 мең сум күләмендәге грантка ия булды. “Китапханә эше” номинациясендә – Муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе “Җирлекара үзәк китапханә” хезмәткәрләре язган “Китапханә – алгы китеш” “Студент язы – 2022” проекты (авторы Наталья Юрьевна Николаева, 2нче китапханә мөдире) 150 мең сум тәшкил иткән грант отты.

Оксана САДЫЙКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса