Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Гаилә бәхете рецептлары

Илебездә билгеләп үтелүче гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында МБУ “Татар мәдәният үзәге” хезмәткәрләре бөгелмәлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен бәйрәм оештырдылар.

Кунакларга бәйрәмнең тарихын, бу көннең билгеләрен һәм традицияләрен сөйләделәр, символы белән таныштырдылар. Бу кичне үзәк мәйданда гаилә һәм мәхәббәт турында матур шигырьләр, котлаулар, җырлар яңгырады.

 Бәйрәм программасы дәвамында гаиләләр арасында “Киенү”, “Пычрак”, “Мин әниемне иң яхшы беләм”, “Бию турниры” ярышлары да булды. Ә матурлык сөюче кечкенә дусларга “Беләзегем-йөзегем” мастер классы оештырылды.

Чара ахырында катнашучылар истәлекле бүләкләр һәм “Иң иҗади гаилә”, “Үзенчәлекле карашлы гаилә”, “Ел атасы”, “Алтын ана” номинациядәге дипломнар белән бүләкләнделәр. Бәйрәм һәркемгә аралашу шатлыгы һәм яхшы кәеф бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса