Федераль хезмәтләр кыскартылды
2016 елның 5 апрелендә РФ Президенты наркотикларның әйләнешенә контрольлек итү федераль хезмәте һәм федераль миграция хезмәте вәкаләтләрен РФ Эчке эшләр министрлыгы карамагына тапшыру турындагы Указга кул куйды. Яңа закон нигезендә РФ Эчке эшләр министрлыгы наркоконтроль карамагында булган җинаять эшләрен, тикшерү материалларын, оператив учёт эшләрен һәм башкаларны, шулай ук наркотиклар әйләнешенә...
2016 елның 5 апрелендә РФ Президенты наркотикларның әйләнешенә контрольлек итү федераль хезмәте һәм федераль миграция хезмәте вәкаләтләрен РФ Эчке эшләр министрлыгы карамагына тапшыру турындагы Указга кул куйды.
Яңа закон нигезендә РФ Эчке эшләр министрлыгы наркоконтроль карамагында булган җинаять эшләрен, тикшерү материалларын, оператив учёт эшләрен һәм башкаларны, шулай ук наркотиклар әйләнешенә һәм федераль миграция хезмәтенә кагылышлы барлык башка функцияләрне үзенә кабул итә.
Әлеге Указны гамәлгә ашыруга бәйле рәвештә үткәрелә торган оештыру эшләре 2016 елның 1 июненә төгәлләнергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа