Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Эшлекле очрашу: Шәһәр судында – “Түгәрәк өстәл”

18 май көнне Бөгелмә шәһәр суды матбугат үзәге җирле журналистлар өчен "түгәрәк өстәл" оештырды. Аның эшендә массакүләм матбугат чараларыннан REN-TV, "Информ-курьер", "Бөгелмә авазы" журналистлары, шәһәр суды вәкилләре катнашты. Бөгелмә шәһәр суды рәисе Наил Хәертдинов "2015 елда һәм быелның 4 аенда Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәр судының җирле матбугат чаралары белән үзара...

 

18 май көнне Бөгелмә шәһәр суды матбугат үзәге җирле журналистлар өчен "түгәрәк өстәл" оештырды. Аның эшендә массакүләм матбугат чараларыннан REN-TV, "Информ-курьер", "Бөгелмә авазы" журналистлары, шәһәр суды вәкилләре катнашты.

Бөгелмә шәһәр суды рәисе Наил Хәертдинов "2015 елда һәм быелның 4 аенда Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәр судының җирле матбугат чаралары белән үзара бәйләнештә эшчәнлеге" турында чыгыш ясады. Докладтан күренгәнчә, быелның 4 ае дәвамында Бөгелмә шәһәр судына 157 җинаять эше килеп, шуның - 130ы, 264 административ хокук бозу буенча эшнең 194е каралган.

Суд эшчәнлегенең мәгълүмати ачыклыгын, гражданнарның һәм РФ оешма-предприятиеләре хокукларын тәэмин итү юнәлешендә Бөгелмә шәһәр суды һәм килештерү хөкемдарлары, "Татмедиа"ның җирле филиаллары - "Бугульминская газета", "Бөгелмә авазы", "Информ-курьер", "Суд да дело" газеталары, Бөгелмә муниципаль телевидениесе, REN-TV, "Русское радио - Бугульма" радиостанциясе белән берлектә, нәтиҗәле эшчәнлек алып бара.

Мәсәлән, 2015 ел дәвамында "Бөгелмә авазы" газетасында җинаять, гражданлык һәм административ хокук бозулар турында - 7, быелның 4 аенда шушы темага 9 материал басылып чыккан.

Шулай ук белгечләр тарафыннан әзерләнгән язмалар судның рәсми сайтында да урнаштырып барыла. Интернет ресурслар җирле матбугат чаралары белән элемтәләрне киңәйтүдә нык ярдәм итә. Алар оператив эшләргә мөмкинлек бирәләр.

"Шәһәр суды яшь буын белән эшләүгә дә зур әһәмият бирә, - ди Наил Хәертдинов. - 2015 елда Бөгелмә һөнәри-педагогия көллияте студентлары өчен 1, Икътисад, идарә итү һәм хокук институтының Бөгелмә филиалы студентлары өчен 2 мәртәбә экскурсия оештырылды, даими рәвештә шәһәр мәктәпләре укучылары белән профилактик әңгәмәләр үткәрелә. Алар гражданлык һәм җинаять эшләрен тыңлауда катнштылар. Яшьләр экскурсия вакытында шәһәр суды кабул итү бүлмәсенең эше белән таныштылар, суд эше канцеляриясендә булдылар. Гомумән, суд структурасы турында шактый сорауга җавап таптылар алар". Моннан тыш, быел Бөгелмә махсуслаштырылган мәктәп-интернат укучылары, сурдотәрҗемәче белән берлектә, шәһәр судында булып, җинаять эшен карауда катнашканнар. Суд рәисе мондый очрашуларда җирле матбугат чаралары журналистларының да катнашуы файдалы һәм күпкә нәтиҗәле булыр иде дигән теләк белдерде.

Халыкка бу өлкәдә мөмкин кадәр киң мәгълүмат җиткерү максатында, республика күләмендә оештырыла торган конкурсларда җирле журналистлар актив катнашып килә. Мәсәлән, "Бөгелмә авазы" журналисты Әлфинур Шәфәлиева ике ел рәттән әлеге бәйгеләрдә җиңүче булды.

Чыгышын йомгаклап, шәһәр суды рәисе җирле массакүләм матбугат чараларының суд эшчәнлеге турында мәгълүматларны халыкка җиткерүдә төп көч булуын ассызыклады.

Аннары җирле журналистлар белгечләргә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, эшлекле тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Әлфия МОСТАФИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса