Бәйрәм көннәре билгеле
2014 елда Ураза бәйрәмен һәм Корбан бәйрәмен уздыру көннәрен билгеләү турында Татарстан Республикасы Президенты Указы "Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм даталары турында" 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы ТР Законының 1 нче маддәсе нигезендә карар бирәм: 1. Татарстан Республикасында: ай календаре һәм гадәткә кергән традицияләр нигезендә 2014 елның 28 июлен...
2014 елда Ураза бәйрәмен һәм Корбан бәйрәмен уздыру көннәрен билгеләү турында
Татарстан Республикасы Президенты Указы
"Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм даталары турында" 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы ТР Законының 1 нче маддәсе нигезендә карар бирәм:
1. Татарстан Республикасында: ай календаре һәм гадәткә кергән традицияләр нигезендә 2014 елның 28 июлен Ураза бәйрәме башлануга туры килә торган көн;
ай календаре һәм гадәткә кергән традицияләр нигезендә 2014 елның 4 октябрен Корбан бәйрәме башлануга туры килә торган көн дип билгеләргә.
2. Әлеге Указ рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов.
Казан, Кремль, 2014 ел, 1 июль.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа