Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бәйрәм алды могҗизасы: прәннектән – йорт

Яңа ел бәйрәменә әзерлек чорында һәркем үзенчәлекле бер дулкынлану кичерә. Чөнки бу бәйрәмнән һәркем могҗиза көтә. Ә менә "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы балалар могҗизаны үз куллары белән дә ясарга ярата. Хезмәт буенча инструктор Татьяна Шакирҗанова җитәкчелегендә алар камыр ризыклары пешерергә өйрәнәләр. Ә бу көннәрдә алар прәннектән... йорт салдылар. Бу кулинар...

Яңа ел бәйрәменә әзерлек чорында һәркем үзенчәлекле бер дулкынлану кичерә. Чөнки бу бәйрәмнән һәркем могҗиза көтә.

Ә менә "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы балалар могҗизаны үз куллары белән дә ясарга ярата. Хезмәт буенча инструктор Татьяна Шакирҗанова җитәкчелегендә алар камыр ризыклары пешерергә өйрәнәләр. Ә бу көннәрдә алар прәннектән... йорт салдылар.

Бу кулинар бәйге, беренче чиратта, физик мөмкинлекләре чикле балаларга тормышка яраклашырга, иҗади активлыгын үстерергә һәм ризык әзерләргә өйрәнергә ярдәм итә. Шул ук вакытта бәйрәм алды рухы тантана иткән бу көннәрдә үз кулларың белән шундый тәмле могҗиза ясау балаларга бик зур шатлык та бирә.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса