Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Булачак журналистларның тәүге сынавы, яки зачеттан репортаж

Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе берничә ел буе татар журналистлары әзерли. Студентларның күбесе бюджет урыннарында укый. «Интертат» хәбәрчесе беренче курста укучыларның практик зачетын күзәтте.

Булачак каләм ияләрен әзерләүдә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте дә саллы гына өлешен кертә, ягъни газета-журнал мөхәррирләре практик дәресләр үткәрә һәм өметле укучыларны уку дәверендә үк эшкә чакыра. Мәсәлән, икенче курс студентларына «Татмедиа» җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков белем бирсә, беренче курслар белән «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов һәм «Татмедиа» җәмгыятенең социаль медиалар буенча директоры Алсу Исмәгыйлева шөгыльләнә. 

Агымдагы уку елында нинди укучылар туплаганнарын, татар журналистикасы киләчәктә кемнәр кулына калачагын белү өчен, мин Рәмис Латыйповка ияреп, студентларның беренче практик зачетына киттем. Укучылардан сынау алуны «Татмедиа”ның генераль директоры Шамил Садыйков та күзәтте. Зачетка зур оешма җитәкчесенең килүе, игътибар белән һәрберсен тыңлап утыруы, минемчә, студентлар өчен зур дәрәҗә. Аларга кызыгып та куйдым, чөнки студент чакта үзем укыган югары уку йортының эш бирүчеләр белән тыгыз бәйләнеше булганын бөтенләй хәтерләмим. Егерме ел элек никтер җәмгыять безне армиядән качып йөрүче буларак кына кабул итә иде.

Зачет тапшыру өчен студентларга семестр дәверендә практик эш бирелгән булган. Сынау көне җиткәч, бары тик шуларның нәтиҗәсен генә күрсәтәсе иде. Мәсәлән, беренче бирем — әзер текстка башисем табу. Бу эш гади генә күренсә дә, чынлыкта алай түгел. Кайвакыт тәҗрибәле журналистлар да язган текстларына уңышлы башисем таба алмый баш вата. Шушы бер кыска гына җөмлә мәкаләнең укылышына зур йогынты ясый. Кызганыч, бу бирем уңышлы үтәлгән бер генә эш тә күзгә чалынмады, минемчә. Кичә генә мәктәп партасында утырган укучыдан шедеврлар көтү дөрес тә түгелдер инде. 

Икенче бирем — инстаграмда туры эфир уздыру һәм шуның нәтиҗәсе буенча мәкалә язу булган. Укучыларның күбесе моны кызыксыну белән башкарган. Араларында театр артистлары белән туры эфирга чыгучылар, университет буенча экскурсия ясаучылар, студент тормышын яктыртучылар булды. Миңа бу эшне барысы да уңышлы башкарган кебек тоелды.

Соңгы бирем буларак ирекле темага мәкалә язарга кушылган. Укучылар үзләрен борчыган темаларны яктыртканнар. Студент тормышы, тулай торак маҗаралары, ковид белән бәйле чикләүләр, татар эстрадасы, социаль челтәрләрдә яман комментарийлар язучыларның психологиясен аңларга тырышу кебек темалар күңелгә кереп калды. Аларның сыйфатын бәяләү - минем вазифа түгел. Укытучылар мәкаләләрне әйбәт дип кабул итте. Иң мөһиме - һәр укучы чын журналист башкара торган эшкә алынып, үзен сынап карады. Уку дәверендә телне үстерергә, камилләшергә, тәҗрибә тупларга мөмкинлекләр күп булачак. 

Шамил Садыйков студентларның беренче зачетын уңышлы дип бәяләде. Аларның актив булуларын, аудитория алдында үзләрен тота алуларын, кызыклы темалар күрә белүләрен билгеләп үтте. Шул ук вакытта барысына да хас кимчелекне — тел байлыгы җитеп бетмәүне әйтте. Телне баету өчен ул күбрәк татарча китаплар, публицистик мәкаләләр укырга, татарча тапшырулар, интернетта татарча видеолар карарга киңәш итте. Шушы факультетта укып, алар телне яхшы үзләштерә алачакларына ышанычын белдерде.

«Татмедиа»ның генераль директоры татар журналистикасына карата фикерләре белән дә уртаклашты.

— Мин дә, Рәмис Латыйпов белән Алсу Исмәгыйлева да милләт киләчәге өчен генә сезгә белем бирүдә катнашабыз. Без үзебез дә кайчандыр журналистика, филология факультетларында укыган кешеләр. Илшат Әминов, Флорид Әгъзамов кебек фидакяр шәхесләр безнең белән шөгыльләнгәч, без журналистикада үз юлыбызны таптык. Без хәзер дә шул өлкәдә эшлибез.

Россиядә рус телле журналистлар бик күп. Алар арасында үз урыныңны табу бик авыр. Татар телендә камил сөйләшә алучы белгечкә кояш астында якты урын табу мөмкинлеге зуррак, чөнки татар журналистлары күп түгел. Бөтен төрле мәгълүмат чараларында татар телле журналистлар җитми. Теләсә кайсы редакциядә үзегезне сынап карый аласыз.

Сезне киләсе елда тагын да мавыктыргыч биремнәр көтә. Эш күп. Мин икенче курс студентлары белән тыгызрак эшлим. Икенче курслар «Татмедиа» җәмгыятенең мәгълүмат чараларында хезмәт куя башладылар. Киләсе елда сезне дә редакцияләрдә көтәм, — диде Шамил Садыйков.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/tatar_world/12-01-2022/bulachak-zhurna-listlarny-t-ge-synavy-yaki-zachettan-reportazh-5846957

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса