Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәнең «Рябинка» бию ансамбле Халыкара конкурс лауреаты булды

Ул I премия лауреаты булды.

Мәскәүдә «Роза Ветров» Халыкара башкару осталыгы конкурсының 28 сезон Бөтендөнья финалы узды.

Иҗади форумга бөтен Россиядән иң сәләтле – «Роза ветров» Федерациясенең сайлап алу конкурсларында җиңүчеләр һәм Мисыр, Төркия, Армәнстан, Беларусь, Монголия, Италиядән фикердәшләр җыелды. Онлайн форматта тагын 11 илдән яшь артистлар һәм музыкантлар да кушылды. Финалда барлыгы Россиянең 42 төбәгеннән коллективлар катнашты.

Бәйгедә Бөгелмәдән Техника йорты коллективы - "Рябинка" халык бию ансамбле (җитәкчесе Нурия Шириева) катнашты, ул I премия лауреаты булды. Бәйге программасыннан тыш, яшь бөгелмәлеләр башкаруында "Русский лен" биюе фестивальне ябылу тантанасында да тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса