Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәнең "Ялкын" приютында тәрбияләнүчеләргә Яңа ел бүләкләре тапшырылды

Хәйрия акциясе җирле партия проекты «Дед Мороз-Единоросс» кысаларында оештырылды.

«Дед Мороз-Единоросс» җирле партия проекты хәйрия акциясе кысаларында ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татэнергосбыт» АҖ директоры Рифнур Сөләйманов, Яшь гвардиячеләр озатуында, гадәттәгечә, «Ялкын»балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булды.

Ул балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, барысына да сәламәтлек, бәхет теләде. Балалар җырлау һәм шигырьләр сөйләү сәләтен күрсәттеләр.

Соңыннан Рифнур Хәйдәрович һәр балага Яңа ел бүләге тапшырды һәм Яңа ел чыршысы янында фотога төште.

Балалар шат күңелле кунакка рәхмәт әйттеләр.

Максим Давыдов, «Бердәм РОССИЯ»партиясе җирле бүлегенең әйдәп баручы белгече
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса