Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәнең тәртип сакчылары оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясадылар

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең 2021 елдагы оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре шәхси составның йомгаклау киңәшмәсендә ясалды. Киләсе чорга бурычлар билгеләнде.

Киңәшмәдә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция башлыгы урынбасары Марат Айдаров, Бөгелмә районы буенча Эчке эшләр бүлеге башлыгы Айнур Камалов, Бөгелмә шәһәр суды рәисе Ленар Хәсәнов, Бөгелмә шәһәре прокуроры Артем Кривоносов, Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Артур Хидирян катнаштылар.

«Сез гади булмаган, гадәти булмаган шартларда төгәл һәм кыю эш итәсез, җәмәгать тәртибен тәэмин итәсез, гражданнарыбызның тормышын һәм куркынычсызлыгын саклауга юнәлдерелгән кичектергесез чараларны тормышка ашыруга үз өлешегезне кертәсез», - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Алдынгы хезмәткәрләргә хезмәт вазыйфаларын намуслы башкарулары, хезмәт эшчәнлегендә югары нәтиҗәләргә ирешүләре, зур бурычларны уңышлы башкарулары өчен бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса