Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәнең мәктәпкәчә яшьтәге балаларына Халыкара мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көненә багышланган чаралар уздырдылар

Балаларга тематик фильм күрсәттеләр һәм тәрбияви әңгәмәләр оештырдылар.

27 нче номерлы балалар бакчасында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата толерант мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан чаралар үткәрелде.

Тәрбияләнүчеләргә Валентин Катаевның "Цветик Семицветик" әкияте мотивлары буенча фильм күрсәтелде. Шулай ук "Барысы да кебек булу җиңелме?", "Син дус буласыңмы?" дигән этик әңгәмәләр оештырылды. Уеннар һәм конкурслар үткәрелде. Соңыннан малайлар һәм кызлар "Сәламәтлек чәчәге" дигән коллаж ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса