Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәлеләрне Туган тел һәм Халыклар бердәмлеге елы нәтиҗәләре буенча бүләкләделәр

Барлыгы 254 156 кешене колачлап, меңнән артык чара үткәрелгән.

2021 ел Татарстанда туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы эгидасы астында узды. Бөгелмәдә узган «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә аның кыскача нәтиҗәләрен район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова тәкъдим итте.

Ел дәвамында шәһәр һәм районда бәйрәм, фольклор, күңел ачу, конкурс программалары, театральләштерелгән тамашалар, халык күңел ачулары, Республика халыкларының гореф-гадәтләрен чагылдыручы чаралар оештырылды, муниципаль һәм республика дәрәҗәсендәге төрле тематик проектлар тормышка ашырылды. Барлыгы 254 156 кешене колачлап, меңнән артык чара үткәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса