Бөгелмәлеләргә салым белдерүләре килә башлады
Исәпләнгән салымнарны 2021 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк.
Якын арада республика халкының почта тартмаларына салым органнарыннан җыелма салым хәбәрнамәләре килә башлаячак. Ә шәхси кабинеттан файдаланучыларга салым уведомлениеләре электрон рәвештә килгән инде. Шуңа күрә әлеге сервистан файдаланучыларга үз шәхси кабинетларын тикшерергә кирәк.
Барлыкка килгән санитар-эпидемиологик хәл шартларында, салымнарны дистанцион рәвештә теләсә нинди уңайлы ысул белән түләргә мөмкин:
- «Салымнар ФЛ» мобиль кушымтасы аша;
- Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинетында»;
- Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Салымнар һәм пошлиналар түләү» сервисы ярдәмендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа