Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәлеләргә грипп яный

Узган атнада Бөгелмә районында кискен респиратор авырулар белән чирләп китү, узган елның шул чоры белән чагыштырганда 40 процентка кимрәк булып, 230 очрак теркәлгән. Бу эпидемия чигеннән 2 тапкырга азрак. Әлегә грипп белән чирләүче юк. Узган эпидемия сезоннары белән чагыштырганда, хәлләрнең болай яхшырак торуы халыкның күпчелегенең вакытында гриппка каршы прививка ясатуы...

Узган атнада Бөгелмә районында кискен респиратор авырулар белән чирләп китү, узган елның шул чоры белән чагыштырганда 40 процентка кимрәк булып, 230 очрак теркәлгән. Бу эпидемия чигеннән 2 тапкырга азрак. Әлегә грипп белән чирләүче юк. Узган эпидемия сезоннары белән чагыштырганда, хәлләрнең болай яхшырак торуы халыкның күпчелегенең вакытында гриппка каршы прививка ясатуы белән аңлатыла.

Шулай да гыйнвар аенда ук гриппның "баш күтәрүе" көтелә. Шуңа бәйле рәвештә, һәр кешегә дә саклык чаралары күрергә киңәш ителә: халык күп җыела торган урыннарга, күмәк чараларга йөрми тору хәерле булыр; андый урыннарда медицина битлеге кию, витаминнар эчү (бигрәк тә - С витамины) файдалы. Чирләп киткән очракта, билгеле, үзбелдек белән дәваланырга түгел, ә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса