Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәлеләр сак булыгыз! Шомафилар һөҗүм итә!

Социаль мошенниклык проблемасы һаман да актуаль булып кала. Тиз ышанучан гражданнар, полиция хезмәткәрләренең дә, күмәк мәгълүмат чараларының да кат-кат кисәтеп торуына карамастан, аферистлар тозагына әледән-әле эләгеп торалар. Күптән түгел булган бер очрак - шуның ачык мисалы. 1 февраль көнне Бөгелмә эчке эшләр бүлегенә безнең шәһәрдә вакытлыча яшәүчеһәм эшләүче 39 яшьлек...

Социаль мошенниклык проблемасы һаман да актуаль булып кала. Тиз ышанучан гражданнар, полиция хезмәткәрләренең дә, күмәк мәгълүмат чараларының да кат-кат кисәтеп торуына карамастан, аферистлар тозагына әледән-әле эләгеп торалар. Күптән түгел булган бер очрак - шуның ачык мисалы.

1 февраль көнне Бөгелмә эчке эшләр бүлегенә безнең шәһәрдә вакытлыча яшәүчеһәм эшләүче 39 яшьлек Екатеринбург кешесе мөрәҗәгать итте.

30 гыйнвар көнне аның Екатеринбургта яшәүче әбисе (хатынының әнисе) "Авито" сайтына 3 бүлмәле квартирга аена 25 000 сумга квартирантлар керү турында игълан куя. 1 февраль көнне бер ханым аңа шылтырата һәм үзен Анастасия дип таныштыра, квартирга керергә теләвен әйтә. Хуҗабикә ханым, Бөгелмәдә яшәүче иренә шылтыратып, аның белән сөйләшергә тәкүдим ясый. Анастасия шылтырата, сөйләшү барышында, квартирны башка кешегә бирмәсеннәр өчен, алдан беркадәр акча түләп куярга теләвен әйтә. Сөйләшү барышында ул ирне, банк картасы тотып банкомат янына барырга һәм тиешле саннарны җыярга тәмам ышандырып җиткерә. Екатеринбург гражданины биргән картадан 23 мең сум акча юкка чыга.

Зыян күрүче мошенниклыкның мондый төрләре турында белгән, ишеткән, әлбәттә, тик менә кирәк мизгелдә уяулыгы җитеп бетмәгән.

Хөрмәтле бөгелмәлеләр! Уяу булыгыз, шомафилар корган тозак ятьмәсенә эләкмәгез!

Мошенниклар хакында нинди дә булса мәгълүматыгыз бар икән, 02, 6-95-02, 6-96-02 телефоннары аша эчке эшләр бүлегенең дежур частька шылтыратыгыз (тәүлек әйләнәсенә). Сезнең ярдәм кемнедер бәладән коткарып калырга булышыр.

Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса