Бөгелмәлеләр "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зона туры лауреатлары булды
Республиканың 8 районыннан 10 номинациядә 50 катнашучы җиңү өчен көрәште.
15 декабрь көнне Җәлил шәһәр тибындагы бистәдә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсына йомгак ясалды.
Республиканың 8 районыннан 10 номинациядә 50 катнашучы җиңү өчен көрәште. Бөгелмә муниципаль районы дүрт номинациядә тәкъдим ителде:
"Хатын-кыз - ана" номинациясендә Диана Брюхачева, Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәре.
"Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият " Юлия Исмәгыйлева, А. В. Баталов драма театрының әдәби бүлек мөдире.
"Хатын-кыз - бизнес леди"- Светлана Киселева, "Педикюр һәм подология студиясе" подологы Светлана Киселева.
"Хатын-кыз - ел үрнәге" Рамилә Уразгильдина, 1 нче спорт мәктәбе батутында сикерү буенча тренер.
Алар барысы да зона туры лауреатлары булдылар. Җиңүегез белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа