Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәлеләр - 2021 елның иң яхшы спортчылары арасында

23 декабрьдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында «Ел спортчысы-2021» дигән тантаналы чара узды.

«Ел спортчысы» номинациясендә грек-рим көрәше буенча Бөгелмә спортчысы, дөнья чемпионы, Россиянең халыкара класслы спорт мастеры Исмаил Насрулаев җиңүче булды.

«Татарстанның спорт өметләре» номинациясендә батутта сикерү буенча дөнья беренчелегендә икенче урын алган Арина Шәрифуллина һәм Илдан Махиянов бүләкләнде. Ике спортчы да Бөгелмә муниципаль районының 1 нче спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр.

«Безнең олимпиячеләр» номинациясендә бөгелмәле, Россиянең атказанган спорт мастеры, кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионы, дөнья чемпионатлары призеры, Европа чемпионатлары призеры, Россия чемпионы Александр Красных бүләкләнде.

«Спорт талантлары» номинациясендә «Спортта минем тарихым» категориясендә 4 нче мәктәп укучысы Дарья Ильинаны республика конкурсында 2нче урын өчен бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса